ТР Милли музеенда «Җиңү адымнары» проектында катнашучыларны бүләкләделәр

2022 елның 21 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү адымнары - 2022» республика волонтёр проекты җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.

Проект кысаларында мәктәп укучылары Бөек Җиңүгә бәйле төрле акцияләр үткәрәләр. Алар арасында - георгий тасмаларын тарату, "Җиңү Вальсы" флешмобы, Җиңү турында шигырьләр уку һәм видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштыру һәм башка бик күп эш башкарыла.

2022 елда Татарстанның 39 районында 21 акция узды. 154 мәктәп отряды, 6-8 сыйныфлардан 620 укучы катнашты. Әлеге  чаралар 18 меңнән артык тамашачыны җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International