Түбән Камада «Безнең заман» зональ этабы 400дән артык катнашучыны берләштерәчәк

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

7 һәм 8 октябрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында эшче яшьләрнең «Безнең заман - Наше время» X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зональ этабы узачак.

Ул 400дән артык катнашучыны туплый, шул исәптән «КАМАЗ», «Аммоний», «Түбән Кама нефтехим» һәм республиканың башка предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен берләштерәчәк.

Иртәгә 7 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Түбән Кама халык иҗаты йортында эшче яшьләрнең «Безнең заман - Наше время» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең юбилей X ачык республика телевизион этабының икенче зональ этабы ачыла.

Зональ этапны Түбән Кама шәһәре мэры һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин ача.

Йомгаклау этабы Казанда 14-15 октябрьгә билгеләнгән (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты).

Ә суперфинал 4-5 ноябрьгә планлаштырылган (Казан).

Юбилей сезонының төп вакыйгасы - быелгы фестивальнең гала-концерты - 7 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International