16 июльдә «Уважаемые граждане» (“Хөрмәтле гражданнар”) спектакле белән В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры үзенең 222 нче сезонын яба

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

16 июльдә Мәдәни Универсиада кысаларында  Михаил Зощенко пьесасы буенча куелган «Уважаемые граждане» (“Хөрмәтле гражданнар”) спектакле белән  В.И.Качалов исемендәге  Казан академия рус  Зур драма театры  үзенең  222 нче  сезонын яба.  

Хәзерге вакытта театрда Кече сәхнә репертуарына керәчәк «Теорема Печенкина, или Последний коммунист» (“Печенкин теоремасы яисә соңгы коммунист”)  (Валерий Золотухин повесте буенча куелган) һәм Агата Кристи пьесасы буенча «Мышеловка» (“Тәбе”) спектакльләренең репетициясе уза. Алар буенча эш театрда киләсе сезонда дәвам итәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International