14 июльдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле белән Мәдәни Универсиада кысаларында тәкъдим ителгән спектакльләр форумын япты.
Спектакльнең премьерасы 2009 елның 17 апрелендә булды. Чибәр кыз Сәрби булдыклы һәм шат күңелле Хәйретдинне сөя, әмма егетне Беренче дөнья сугышына алалар. Сәрби сөйгәнен тугрылыклы көтә. Бераздан революция була. Фронттан кайткан Хәйретдин кәләшенең урланганлыгын һәм аны кияүгә бирергә җыенуларын белә. Әмма егет ике уйлап куркып тормый һәм яшь йөрәкләр яңадан кушыла.
Комедиянең сюжеты артык катлаулы түгел, әмма режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җыр-биюләр, фонограммасыз оркестр музыкасы белән “җанландырган”. Спектакльдә театрның яшь артистлары белән бергә мәшһүр сәхнә осталары да катнаша.