Г.Р.Державин һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр куелды

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

14 июльдә Казан шәһәрендә Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булып узды. Әлеге чара шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Р.Державинның тууына 270 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

14 июль – ял көне һәм Универсиада вакыты булуга карамастан, Г.Р.Державин һәйкәле янына әдипнең иҗатын, шигърият сөючеләр җыелды.

Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров, Язучылар берлегенең рус әдәбияты бүлеге җитәкчесе Лилия Газизова,  Милли китапханә мөдире Наил Камбиев, профессор, филология фәннәре докторлары Фоат Галимуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, шагыйрьләрдән Михаил Тузов, Флера Тарханова, Гөлнур Корбанова, Айрат Бик-Булатов һ.б. катнашты, ди хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International