Яшь фотографлар өчен «SURӘT» икенче республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

“SURӘT” яшь фотографлар өчен республика конкурсына теркәлү 1 октябрьдә ачылды: гаризалар 23 октябрьгә кадәр кабул ителә. Сайтта тулырак һәм теркәлү.       

Катнашу өчен яшь фотографка 14 яшь тулган булу һәм 35 яшьтән дә өлкәнрәк булмау шарт , шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәү шартларның берсе. 

Анкетада түбәндәге номинацияләрнең берсендә 3 хезмәт бирергә була: Retro. Архитектура, Йөзләр, Мәдәният, Кече ватан һәм Цифрлы фотография.

Конкурсантларның иң яхшы эшләре 2022 елның ноябрендә һәм декабрендә узачак күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Проектның социаль челтәрләрендә - ВКонтакте төркеме һәм Telegram-каналда анонслар һәм яңалыкларны күзәтергә мөмкин.

Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проектның партнерлары: «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Таврида» Арт-кластеры, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм MASCOT маркетинг коммуникацияләр агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International