Түбән Кама районының «Калейдоскоп» хореография ансамбле Казандагы Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының ябылу тантанасында чыгыш ясарга әзерләнә.
Кама Аланы коллективы «Иртәнге зарядка» дигән бию башкарачак.
Шунысын да билгеләп китәргә кирәк, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Кочурова җитәкчелегендәге «Калейдоскоп» хореография ансамбле «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә уңышлы чыгыш ясый һәм бары югары баллар гына ала. Быел апрель аенда коллектив беренче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте