"Э-моция" иҗат инклюзив студиясе "Россиянең инклюзив баллары" федераль проектына кушылды. Бер көндә илнең берничә төбәгендә бер үк вакытта инклюзив баллар узачак.
Чара 2022 елның 2 декабрендә Казан Ратушасында ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Игелекле Казан» оешмасы ярдәмендә узачак.
Балда гариза тапшырган һәм 14 яшьтән өлкәнрәк, сайлап алу турын узган һәркем катнаша ала. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Тарихи бал биюләре буенча түләүсез дәресләр атнага 2 тапкыр октябрь-ноябрь айларында узачак.
Катнашучы анкетасы:
https://docs.google.com/forms/d/1Zxnm-jM3unbWOqh_-kVJg8u91XAj7vzZ4WuK1N2C4/edit