ИТАР-ТАССның Казандагы матбугат үзәгендә Сабантуйга багышланган матбугат конференциясе узды

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

11 июльдә ИТАР-ТАССның Казандагы матбугат үзәгендә Сабантуйга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Бөтенроссия халыкара билбау көрәше федерациясе директоры Рафил Әхмәтханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләренең иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Тәбрис Яруллин катнашты.

 Гүзәл Нигъмәтуллина быелгы Сабан туенда да традицион спорт ярышлары, театральләштерелгән төрле тамашалар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре узачагы турында хәбәр итте.

Рәфил Әхмәтханов Казан Сабан туена билбау көрәшендә катнашу өчен Универсиада чемпионнары киләчәге турында әйтте.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International