2013 елның 14 июлендә бөек шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 270 ел тула. Бу көнне, традициягә тугры калып, Казанның Лядской бакчасында Г.Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырыла. 11 сәгатьтә башлана.
Республикабызда Гавриил Державинның кадере зур. Шагыйрьнең гаиләсенә кагылышлы риваятькә караганда, Державиннар нәселе татар морзаларының берсенә килеп тоташа. Аның борынгы бабасы Бәһрим морза XV гасырда Зур Урдадан Мәскәүгә күченеп килә һәм Христиан диненә күчә, чукындырыла, Россиянең бөек кенәзе Василийның вассалы була.
Шагыйрь, Россиянең беренче юстиция министры, Тамбов һәм Олонецк губерналары губернаторы Гавриил Державин 1743 елда Казан губернасында туа. Бала чагы Казанда уза. Державинның Казанга багышланган байтак кына гүзәл әсәрләре мәгълүм.
2000 елда Россиядә һәм Татарстанда беренче буларак, Г. Державин исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Ул республиканың иң яхшы язучыларына бирелә. Иң беренче премиягә легендар язучы, «Тайна реки злых духов» китабы авторы Владимир Корчагин лаек булды. 2011 елдан Державин бүләге Бөтен Россия мәйданына чыкты. Узган шушы елларда Россиянең һәм Татарстанның 15 язучысына Державин премиясе бирелде: Нонна Орешина, Рөстәм Кутуй, Сергей Малышев, Лилия Газизова, Рөстәм Сабиров, Геннадий Капранов (вафатыннан соң) һ.б.
Тантанада республика җитәкчеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, шигърият сөючеләр катнаша.
Телефон: 236 97 71, sprt@tatar.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте