“Мәдәни Универсиада” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертларының соңгысы була

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Универсиада чаралары кысаларында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ике концерт бирде инде. Әмма көчле яңгырлар яву нәтиҗәсендә, концертлар алдан планлаштырылганча бакчада уза алмады, концерт залына күчерелде.

8 июльдә Татарстан Республикасының  Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге дәүләт халык уен кораллары оркестры тамашачыларны бәйрәм рухы ташып торган халык музыкасы белән шатландырды.

9 июльдә казанлылар һәм башкала кунаклары Татарстан Республикасының Филармония джаз оркестры чыгышыннан хозурланды.

10 июльдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы  ансамбле чыгыш ясый.

Концерт унтугыз сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International