Бүген XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан Республикасында Казахстан мәдәнияте көннәре кысаларында Казахстан киносы көне ачылды. Тамашачыларга Казахстан кинематографистларының биш әсәре тәкъдим ителде, шуларның берсе анимацион картина.
"Республика" сәүдә-күңел ачу комплексында "Синема 5" кинотеатрында узган ачылу тантанасында Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, КХМКФ башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, шулай ук кинопродюсер, режиссер, Казахстан милли киносына ярдәм итү дәүләт үзәге идарәсе рәисе киңәшчесе Канат Торебай, режиссер-аниматор, Казахстан кинематографистлары берлеге әгъзасы Адай Абельдинов һәм башкалар катнашты.
Казахстан киносы көннәре КХМКФ-2022 кысаларында 7-8 сентябрьдә Татарстан Республикасында Казахстан мәдәнияте көннәрен үткәрүгә багышланган.