Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казанда 2022 елның 7-8 сентябрендә узачак Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков, «Қазақ әуендері» АҖ идарәсе башлыгы Даурен Тамабаев, РФ Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Сәүдә вәкиле урынбасары Нурҗан Садыйков катнашты.
Татар язучысы Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре мотивлары буенча төшерелгән "Тарлан" фильмы кооперациянең якты мисалы булачак, ул мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителәчәк.
8 сентябрьдә безне Казахстан сәнгать осталарының Гала-концерты көтә. Шулай ук Казахстанның Семей шәһәрендә, Казахстан татар җәмәгатьчелеге яшәгән шәһәрдә, параллель рәвештә Татарстан сәнгате осталары катнашында Иртыш буе сабантуе узачак, - дип өстәде Ирада Әюпова.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 4-8 сентябрендә Россиядә Казахстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза. Казанда Мәдәният көннәре 2022 елның 7 һәм 8 сентябрендә узачак.