9 июльдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкының дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачылды. Анда хәзерге заман һәм борынгы осталарның иҗат җимешләре аша традицион татар мәдәниятенең гаять сокландыргыч бай мирасы күрсәтелә.
Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган затлар аның татар халкы тарихын төрле чаралар аша киң чагылдыруын, гаять эчтәлекле һәм экспонатларга бай булуын, хәзерге осталарның традицияләргә тугрылыгын билгеләп үттеләр.
Күргәзмәдә этнография материаллары, берничә буын татар һөнәрчеләре калдырган мирас күрсәтелә. Традицион мәдәният үсеше республика үзәгенең фольклор-этнография экспедицияләре барышында туплаган материаллары беренче буларак тамашачы игътибарына тәкъдим ителә.
“Мирас”ның беренче кунаклары арасында Универсиадага килгән чит ил гражданнары да бар иде. Алар татар һөнәрчеләренең осталыгына, татар җәмгыятендә борынгы традицияләрнең кадерләп саклануына һәм үстерелүенә соклануларын белдерделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте