К. Тинчурин исемендәге театр Мәдәни универсиада кысаларында Туфан Миңнуллинның «Төш» мелодрамасын тәкъдим итте

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

9 июль көнне К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларга Мәдәни универсиада кысаларында Туфан Миңнуллинның «Төш» спектакльлен тәкъдим итә.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – РФнең Атказанган артисты, ТРның  Атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин; рәссамы – ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Роман Моров; көй язучы һәм аранжировкалар авторы – Чыңгыз Абызов; хореограф – ТРның Халык артисты Ләйсән Хәмитова; хормейстер – Ризидә Шакирова. Спектакльдә рольләрне Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов, Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хакимҗанова һәм башкалар башкара.

Бүген, 10 июль көнне 18 сәгатьтә театрда Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясе күрсәтелә. Сәхнәгә куючы режиссер – Рәшит Заһидуллин, көй авторлары – Сара Садыйкова һәм Рәшит Гобәйдуллин.

«Мәдәни универсиада» кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге театр тамашачыларга түбәндәге спектакльләрне тәкъдим итә:

11 июльдә – Нурмөхәммәт Хисамовның «Йосыф-Зөләйха» (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы нигезендә язылган) легендасын;

12 июльдә – Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» комедиясен;

13 июльдә – Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен;

14 июльдә – Кәрим Тинчуринның «Сакла, шартламасын!» комедиясен.

Спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә ителә. Башлана 18 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International