Милли-мәдәни мохтариятләр һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты берләшмәләре Универсиада узган көннәрдә үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәни һәм этник традицияләрен күрсәтүче концертлар куя. 9 июльдә ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Идел буе халыклары иҗатына багышланган «Асылташлардан ясалган мәрҗән» дип аталган концерт булып узды.
Сәхнәдән рус, татар, чуваш, удмурт, башкорт, мордва, мари, керәшеннәрнең җырлары һәм биюләре башкарылды, танылган халык иҗат коллективлары, яшь башкаручылар чыгыш ясады.
Халыклар дуслыгы йорты тамашалар залында Европадан килгән делегацияләр вәкилләре дә күп иде.
Алдагы берничә көн эчендә Халыклар дуслыгы йорты һәм Универсиаданың концерт мәйданчыгында Урта Азия, Кавказ, Корея, Якын һәм Ерак чит илләрдән килгән иҗат коллективлары концертлары булачак.