12 июльдә кичке сәгать җидедә Мәдәни Универсиада кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия халык бию ансамбле концерты була.
Бөтен дөньяда беренче буларак профессиональ халык бию ансамбле мәшһүр хореограф Игорь Моисеев тарафыннан Хөкүмәт ярдәме белән 1937 елда оештырыла. Ул хаклы рәвештә бөтен дөнья сәнгатендә тиңдәше булмаган Халык бию театры дип танылды.