Универсиаданың мәдәни программасы кысаларында Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәрләренең халык иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итә.
7 июльдә Зәй районы үзенең иң яхшы иҗат коллективларын тамашачыга тәкъдим итте. 8 июльдә Балтач һәм Менделеевск муниципаль районнары коллективлары чыгыш ясады.
Һәр көн саен икешәр районның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
9 июльдә – Кукмара һәм Бөгелмә районнары.
10 июльдә – Лениногорск һәм Питрәч районнары.
11 июльдә – Балык Бистәсе һәм Әгерҗе районнары;
12 июльдә – Сарман һәм Чистай районнары;
13 июльдә – Әлмәт һәм Минзәлә районнары;
14 июльдә – Алабуга һәм Нурлат районнары;
15 июльдә – Алексеевск һәм Мөслим районнары;
16 июльдә – Чирмешән һәм Тукай районнары;
17 июльдә – Биектау һәм Азнакай районнары.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте