«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкының дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачыла

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

9 июльдә 16.00 дә «Казан Кремле»  музей-тыюлыгының Татар халкының  дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда  «Мирас» күргәзмәсе ачыла. Аның максаты – татар милли традицияләренең саклануын һәм дәвамчанлыгын күрсәтү.

Күргәзмәдә этнография материаллары, берничә буын татар һөнәрчеләре калдырган мирас күрсәтелә. Традицион мәдәният үсеше республика үзәгенең фольклор-этнография экспедицияләре барышында туплаган материаллары беренче буларак тамашачы игътибарына тәкъдим ителә.  

Күргәзмәдә шулай ук хәзерге заман осталарының борынгы ысуллар һәм борынгы сәнгать образларын файдаланып тудырган әсәрләре куела.    

Күргәзмәдә шулай ук «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Эбиволь» ЯАҖ, шәхси коллекцияләр тупланмаларыннан материаллар файдаланылды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International