«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «СӘНГАТЬТӘ – СПОРТ, СПОРТТА СӘНГАТЬ ЧАГЫЛЫШЫ» дигән темага «түгәрәк өстәл» уза

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

9 июльдә 14.00дә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «СӘНГАТЬТӘ  –СПОРТ, СПОРТТА СӘНГАТЬ ЧАГЫЛЫШЫ» дигән темага «түгәрәк  өстәл» уза.  

Чара «Спорт. Сәламәтлек. Гүзәллек» күргәзмәсе кысаларында  оештырыла. Анда рәссамнар, фоторәссамнар, спортчылар, спорт ярышларын оештыручылар һәм барлык кызыксыну белдергән кешеләр катнаша.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне сәнгать белән спортның үзара  багланышларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышуга чакырабыз. 

Катнашу ниятегез турында  236-69-31 яки 89274253236 телефоннарына шалтыратып яисә  pr-museum@yandex.ru электорон почтасына язып хәбәр итә аласыз.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International