2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре уза.
Тулы программа:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2113855.htm
Россия Федерациясендә Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре Мәскәүдә июнь башында башланды. Чара Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Августта Беларусь Республикасы Мәдәнияте көннәре Йошкар-Ола шәһәрендә дә узачак.
Чараларны Росконцерт оештыра.Тантаналы чараларда Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич катнашачак.
Фотография: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы