Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы 2,3,4 августта Алабуганың Шишкин буасы янында VI Бөтенроссия Спас ярминкәсе уздыра.
Ел саен Бөтенроссия Спас ярминкәсенә бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 700дән артык һөнәрче һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы җыела һәм үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Шушы ук көннәрдә Алабугада Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале уздырыла.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация өчен: e-mail: libelion@mail.ru.
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы матбугат хезмәте: Юлия Колбина 8-960-062-23-19.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте