6 июльдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Дж.Гершвинның «Порги и Бесс» операсы премьерасы була. Әлеге спектакль белән Бөтендөнья Универсиадасына багышланган «Шаляпин. Нуриев. Казан» халыкара музыка фестивале программасы ачыла. «Беренче Америка операсында» төп партияләрне АКШ, Бөекбритания, КАР артистлары башкара. Спектакль 18.00 дә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте