24 – 30 июньдә Төркиядә фото сәнгате белән шөгыльләнүчеләрнең «Казанның җиде җиһаны» дигән халыкара симпозиумы узды. Оештыручылары – «Эко-Евразия» ассоциациясе һәм Төркиянең Казан шәһәре (Әнкарә вилаяте) муниципалитеты.
Проектта 7 илдән 7 профессиональ фотограф катнашты, алар 7 көн дәвамында соңгы 10 ел эчендә шактый үзгәреш кичергән Казан шәһәр-бистәсенең мәдәни, тарихи тормышын, халыкның көн-күрешен күзәттеләр. Чарада Азәрбайҗан, Босния, Казахстан, Кипр, Татарстан, Төркия һәм Украина фотографлары катнашты. Татарстаннан симпозиумда “Казан” журналы фотографы Гөлнара Сәгыева катнашаты.
Проект тәмамланган көннәрдә – 1 июльдә Әнкараның Үзәк сәнгать галереясендә фотографларның иң яхшы эшләреннән күргәзмә ачылды. Ул ун көн дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте