«Тукай Троицк шәһәрендә» Бөтенроссия арт-пленэры үтте

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

2022 елның 16 маенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Троицк шәһәренә килүгә 110 ел тулды.

Әлеге вакыйга истәлегенә 2022 елның 2-12 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Троицк шәһәре администрациясе, Сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе, «Россия рәссамнары берлеге» Татарстан төбәге бүлекчәсе, Татарстан рәссамнары берлеге, Троицк ягы музее базасында «Тукай Троицк шәһәрендә» Бөтенроссия арт-пленэрын оештырды (проектның кураторы Сәнгать белеме үзәге мөдире Р.Р. Солтанова).

Арт-пленэрда Татарстаннан (Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы), Троицк, Чиләбе шәһәрләреннән профессиональ рәссамнар катнашты. Алар арасында танылган рәссамнар: А.Крылов, И.Антонова, Г. Анютина, Х. Шәрипов, Р. Мөхәммәтдинов, А. Карапетян һәм башкалар бар иде.

Әлеге проект кысаларында Троицк туган якны өйрәнү музеенда түгәрәк өстәл узды. Үзәкләштерелгән китапханәдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Х. Шәрипов татар сәнгате турында лекция укыды (Яр Чаллы шәһәре).

Йомгаклау күргәзмәсе 12 июльдә шәһәрнең үзәк мәйданында узды, анда сәламләү сүзе белән Троицк шәһәре башлыгы А.Г. Виноградов чыгыш ясады. Пленэрда катнашучыларга Троицк шәһәре башлыгының һәм Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәсем сәнгате һәм графика арт-пленэры вакытында иҗат ителгән әсәрләр Габдулла Тукай әдәби музеенда 2022 елның сентябрендә күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International