5 июльдә 16 сәгатьтә «Мәдәни Универсиада» кысаларында Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Татарстанның хәзерге заман рәссамнары әсәрләрендә тарих» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә иҗатларында чал тарих образын чагылдырган рәссамнар эшләре куелган. Әлеге рәссамнар өчен илебез һәм Европаның классик һәм хәзерге заман сәнгате, Көнчыгышның урта гасыр мөселман дәүләтләре сәнгате (миниатюра һәм фреска), болгар-татар гамәли сәнгать традицияләре илһам биргән.
350 сәнгать әсәре куелган күргәзмә проекты 15 августка кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте