«Ак канәфер» халыкара фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар Казанга 6 июльдә киләләр. Фестивальнең ачылышында Денис Мацуев катнаша. Оркестрга кушылып ул Сергей Рахманиновның мәшһүр Фортепиано өчен өченче концертын башкарачак. Шул көнне үк Бородинның Икенче симфониясе яңгыраячак.
Шулай ук 6 июльдә Казанга СССРның Халык артисты, дөньякүләм мәшһүр дирижер Владимир Федосеев килә. Ул катнашкан концерт 10 июльдә була. Рояльдә күп кенә халыкара конкурсларда җиңеп чыккан Андрей Коробейников уйный.
Фестиваль ябылачак көн – 13 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры пианист Фредерик Кемпфны тамашачыга тәкъдим итәчәк. Казанга ул беренче тапкыр килә һәм Рахманиновның Дүртенче концертын башкара. Бу кичтә тамашачыны тагын бер премьера – Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры чыгышы көтә.