Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары өчен 2013/2014 уку елына Габдулла Кариев исемендәге стипендия программасы гамәлгә керде

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары өчен 2013/2014   уку елына артист, драматург, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев исемендәге стипендия программасы  гамәлгә керде.

Программа Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан «Журналистика», «Татар филологиясе» һәм «Җәмәгатьчелек белән элемтәләр» белгечлекләре буенча белем алучы студентлар  арасында гамәлгә ашырыла.

Конкурска  Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры турында 2013 елның 1 июленнән 2014 елның маена кадәр матбугатта, интернет-басмаларда дөнья күргән, эфирга чыккан материаллар кабул ителә.

Конкурста катнашуга заявкалар 2014 елның маена кадәр Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында кабул ителә. Адресы:  420032, Казан шәһәре, Гладилов урамы, 49 йорт. каб. 34. e-mail: tattuz@pochta.ru

Җиңүчене бүләкләү тантанасы 2014 елның сентябрь аенда булачак.  Аңа  2014/2015 уку елында һәр ай саен Г. Кариев исемендәге стипендия түләнәчәк.

Конкурсның нигезләмәсе

Белешмә өчен елефон: 555-37-27, Лилия.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International