«Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Керәшеннәр» дип аталган күргәзмә ачыла

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

5 июль көнне 12 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Керәшеннәр» дип аталган күргәзмә ачыла. Әлеге күргәзмә «Идел буе халыклары сәнгате» проекты кысаларында оештырылган.

Күргәзмәдә керәшеннәрнең XIX-XX гасырлардагы туку, чигү, бизәкләр төшерү, челтәр чигү үрнәкләре булып торган милли киемнәре, бизәнү әйберләре тәкъдим ителә. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күрсәтелгән аерым бүлек – милли бизәкләргә бай җеп эрләгеч, каен тузыннан кәрҗин һ.б. тә бик кызыклы.

Халык сәнгате әсәрләре экспозициясендә Ф. Халиков һәм  И. Максимов рәсемнәре куелган.

Күргәзмә ТР Сынлы сәнгать музее, Казан университетының Этнография музее, шәхси коллекцияләр җыелмаларыннан торган 100 экспонатны  үз эченә ала.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International