ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Универсиада кунакларын татар халкының җыр-бию сәнгате белән таныштырачак

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

2013 елның 14 июлендә М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булачак. Артистлар Универсиада кунакларына татар халкының милли фольклор сәнгате үзенчәлекләрен һәм тирән мәгънәсен ачып бирүче «Гармун», «Казан кызлары биюе», «Ай, былбылым», «Зөбәрҗәт» кебек репертуарларындагы иң яхшы номерларны, шулай ук яңа биюләрне дә күрсәтәчәкләр. Концерт дәвамында артистлар милли бизәкләр төшерелгән 700дән артык костюм алыштырачак. Концерт «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында уза. Чара 19 сәгатьтә башлана.

Универсиада вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Уеннарын ачу һәм ябу тантаналарында (6 һәм 17 июль), Сабантуенда (13 июль), Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта узачак «Ак бүре» операсы премьерасында (15 июль, ТР Дәүләт симфоник оркестры белән берлектә) катнашачак. Тулырак мәгълүмат белән ансамбльнең сайтында танышырга мөмкин: http://tatans.com/projects/afisha_13-10/.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International