Пермь краеның Барда авылында IV Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмдә катнашучыларны, кунакларны РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Салават Сәгыйтов тәбрикләде.
IV Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Пермь крае артистлары һәм ансамбльләре чыгыш ясады. Чарада катнашучылар татар-башкортларның мәдәнияте, халык иҗаты белән танышты. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы хезмәткәрләре тырышлыгы белән традицион татар авылы тормыш рәвешен чагылдыручы экспозиция оештырылды.
Пермь краеннан бәйрәмдә 400дән артык артист катнашты. Барлыгы мәйданга 50 000 тирәсе кеше җыелган иде
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте