2 июльдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Татарстан Республикасы мәдәният министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәшү комиссиясенең «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларның файдаланылуы буенча 2012 елда Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләрен тикшерү йомгакларын карау»га багышланган утырышы булды.
Комиссия түбәндәгеләр турында карар кабул итте:
- Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә Татарстан Республикасы бюджет акчаларын һәм учреждениенең бюджеттан тыш акчаларын файдаланылуына контрольне көчәйтергә, дәүләт милкен нәтиҗәлерәк файдаланырга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Бюджет кодексын һәм Граждан кодексын бозуларга, бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларның тиешле максатларда һәм нәтиҗәсез файдаланылуына юл куймаска;
- ярты елга кимендә бер тапкыр Татарстан Республикасы мәдәният министры каршындагы комиссия утырышында министрлыкның финанслау һәм бюджет акчаларына контроль бүлеге тарафыннан министрлык карамагындагы учреждениеләрнең бюджет акчаларын файдалануын тикшерүе йомгакларын карарга;
- «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүмат алуны тәэмин итү турында» Федераль закон таләпләре нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында тикшерүләр турында мәгълүмат урнаштыруны тәэмин итәргә;
- министрлык карамагындагы учреждениеләр бухгалтерларының квалификациясен күтәрү эшен оештырырга.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте