Нурлатта традицион «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме узды

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Нурлатта традицион «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручылар: Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни мохтарияте, Традицион мәдәният үсеше республика үзәге.

«Уяв»да күп кенә рәсми затлар, кунаклар, Нурлат районы коллективлары һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән коллективлар катнашты. Икмәк-күмәч, башка камыр ризыклары, музей, китап,  һөнәрчелек  эшләнмәләре күргәзмәләре, «Уяв» фотокүргәзмәсе эшләде. Нурлат, Әлмәт, Алексеевск, Аксубай районнары коллективлары чуваш халкының төрле йолаларын уйнап күрсәтте.

Мәйданда төрле спорт уеннары, милли бәйгеләр, җыр-бию, көч сынашулар гөрләп узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International