27 – 28 июньдә Алабуга шәһәрендә Россиянең һәм чит илләрнең 12 зур курчак театры директорлары катнашында «Театр эшчәнлеге үсешенең яңа тенденцияләре» семинар-практикумы узды.
Чараны Чаллы дәүләт курчак театры оештырды. Семинарда Россиядә һәм элеккеге БДБ илләрендә театр сәнгате үсешенең хәзерге заман тенденцияләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре эшчәнлеген законнар нигезендә җайга салу аспектлары турында фикер алышу булды, чыгышлар тыңланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте