29 июньдә Мәскәүнең «Коломенское» дәүләт музей-тыюлыгында бөтеншәһәр Сабантуй милли бәйрәме узды.
Бәйрәмдә күп кенә рәсми затлар, кунаклар катнашты. Мәскәү, Татарстан һәм Башкортостан сәнгать эшлеклеләре бай концерт программасы тәкъдим итте, спорт уеннары, ярышлар, көч сынашу, бәйгеләр узды. Һөнәрчеләр, аш-су осталары үз продукцияләре сәүдәсен оештырдылар.
Мәскәү Сабантуен оештыруда Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре берничә ел рәттән катнаша. Музей-тыюлыкта әлеге шәһәр хезмәтчәннәре импровизацияләнгән татар авылы төзегәннәр иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте