А.Н. Мәҗитов музеенда XVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына багышланган «Старт» күргәзмәсе ачылды

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

БДБ Рәссамнар берлегенең Казан бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге вәкилләре XVII Бөтендөнья җәйге  Универсиадасына багышланган  «Старт» күргәзмәсен тәкъдим итә.  

Күргәзмәдә күренекле осталар белән беррәттән, яшь авторлар эшләре дә куелган. Аларда спорт дөньясыннан, спортчылар тормышыннан сокландыргыч күренешләр, Казанның Универсиада өчен төзелгән спорт корылмалары чагылыш таба.  Тамашачылар рәссамнар Лада Аюдаг, Әсгать Макраев, Ирина Краснова-Волгина, Фәридә Галиева, Татьяна Тэнч, Наталья Марьина, Ирина Бадюгина; фотографлар Георгий Фролов, Илья Чирков, Тимур Абдуллин һәм башкаларның эшләре белән таныша ала.

Күргәзмә июль ахырына кадәр эшли.

Мәгълүмат: 264-35-22, 8-9503174489.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International