Свияжскида Тарихи Урта гасыр Көрәше буенча һөнәри турнир уза

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

13-14 июльдә «Свияжск утрау-шәһәре» музее, «Ленивый Торжок» тарихи реконструкция комплексы, «Нолдор» хәрби-тарихи клубы урта гасырлар рухы белән сугарылган мохитка “күчеп”, баһадирларның чын көрәшен карарга чакыра.   Факеллар яктысында, утлар дөрләгән, урта гасыр көйләре яңгырап торган мәйданчыкта Татарстан Республикасы җыелма командасының иң оста көрәшчеләре Идел буе Федераль округы командасы көрәшчеләре белән көч сынашачак. 

Чара 13 июльдә 16:00дә, 14 июльдә 15.00 дә башлана.

 

Ук, арбалет, кар тирлары, сувенирлар һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәләре эшли.  

Автобуслар Казаннан ЦУМ һәм Спорт сарае арасындагы мәйданчыктан  китә: 13 июльдә 14:30, 14 июльдә 13:30 да.

Мәгълүмат өчен: Ostrov_tour@mail.ru, +7-9061-10-87-20, +7-9172-65-65-47.

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International