2, 4 июльдә 18.00 дә К.Тинчурин исемендәге театрда Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Туй алдыннан» спектакле премьерасы була.
Спектакльнең режиссеры Резедә Гарипова, рәссамы-сәхнәгә куючысы Наталья Пачкова, хореографы Мария Лазукова.
Катнашалар:
Татарстан Республикасының Халык артисты Зөләйха Хәкимҗанова. Артистлар: Рөстәм Гайзуллин, Ирек Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлназ Нәүмәтова, Айгөл Галиуллина, Булат Зиннәтуллин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте