Актаныш районының Мари Суыксуы авылында «Семык» мари мәдәнияте бәйрәме уза

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

23 июньдә Актаныш районының  Мари Суыксуы авылында «Семык» мари  мәдәнияте бәйрәме уза.  Быел анда республиканың төрле районнарыннан дистәдән артык фольклор һәм вокаль ансамбльләр чыгыш ясый. Марий Эл Республикасыннан да кунаклар көтелә.

Борын заманнарда «Семык» вакытында мәрхүмнәр рухына дога кылынган һәм алардан хуҗалык эшләрендә һәм көн-күрештә уңышларга ирешелсен өчен ярлыкаулары соралган. 

Бүген исә «Семык» заманга яраклашып үзгәреш кичергән, хәзер ул  мариларның фестиваль форматында уздырыла торган милли бәйрәме булып тора.  Әмма аның мәҗбүри этник берәмлекләре –  милли костюмнар, халык җырлары һәм биюләре, милли уеннар һәм милли ризыклар саклана. 

Бәйрәм күчмә характерда булып, марилар тупланып яши торган районнарда чираттан уздырыла.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International