Балтач районының Чепья авылында «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме уза

2013 елның 21 июне, җомга

21 июньдә  Балтач районының Чепья  авылында  «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме узачак.  

«Гырон быдтон» – удмуртларның  иген уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме.  Ул, исемнәре төрле булса да, удмуртларның барлык этник төркемнәрендә билгеле.   

«Гырон быдтон» җәйнең иң матур вакытында болында уздырыла. Удмуртлар 1 июньдә Вось дигән илаһлары  «Куалы» дип аталган гыйбадәтханәләреннән болын-кырларга чыгып оча  һәм кире Питрауда (12 июньдә)  гына кайта дип ышаналар.  Шуңа күрә бу вакытта алар гыйбадәтханәләрдә түгел, ә табигать кочагында дога кылалар. Бәйрәм кунакларын ритуаль ботка, башка милли тәм-томнар белән сыйлыйлар. Мәйданда традицион милли ярышлар, спорт уеннары уза.

Республикада «Гырон быдтон»ны бәйрәм итү 1998 елда кире кайтарылды. Бәйрәмдә төрле йолалар, республиканың төрле районнарыннан, Удмурт Республикасыннан килгән төрле фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International