М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Мәскәүдә уза торган Опера һәм балет артистларының XII халыкара конкурсында I премия һәм Алтын медаль алды

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Давид Залеев Мәскәүдә уза торган Опера һәм балет артистларының   XII халыкара конкурсында  I премия һәм Алтын медаль алды. Моннан тыш  Давид «Глобэкс промоушен» продюсерлык компаниясенең “Сәхнә осталыгы һәм мөлаемлык өчен” дигән махсус бүләгенә лаек булды.  

Конкурс 10 июньнән 18 июньгә кадәр  Россиинең Зур тетары сәхнәсендә узды. Бәйгедә дөньяның 15 иленнән 145 яшь биюче катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International