Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДСО «Ак Бүре» дип аталган татар операсы премьерасын тәкъдим итәчәк

2013 елның 18 июне, сишәмбе
Бөтендөнья Универсиадасы көннәрендә Казанда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДСО  «Ак Бүре» дип аталган татар операсы премьерасын тәкъдим итәчәк.  

Музыка һәм  либретто авторлары – композитор Зөлфия Рәүпова һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. Опера “Ак Бүре” дип аталган татар халык әкияте  мотивларына таянып иҗат ителгән.

Операда ТР ДСО  музыкантлары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле,  ТР Дәүләт камера хоры артистлары, шулай ук сәхнә юлы әле яңа гына башланып килгән яшь солистлар: Альбина Латыйпова, Алина Шакирова, Эльмира Кәлимуллина, Рузил Гатин, Артур Исламов,  Рөстам Асаев, Динар Джусоев, Айрат Имашев, Денис Ханбаба, Руслан Габдерафиков катнаша. Операның режиссеры-сәхнәгә куючысы Айрат Хәмитов.

«Ак бүре» операсы 15 июльдә ачык һавада Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта узачак. Тамашага керү бушлай.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International