«Халык музыкасы ансамбле» номинациясендә Илмир Ямалов (Казан,Тукай районы) Лауреат Дипломына лаек булды. Шул ук номинациядә Беренче дәрәҗә Диплом белән гармунчылар – бертуган Гадел һәм Алмаз Ахуновлар (Казан), «Җанашым» җыр ансамбле (Азнакай районы) бүләкләнде. «Фольклор ансамбле» номинациясендә Беренче дәрәҗә Диплом «Умырзая» халык фольклор ансамбленә (Чирмешән районы) тапшырылды. «Халык биюе ансамбле» номинациясендә «Шаян» халык бию ансамбле (Менделеевск) Икенче дәрәҗә Диплом алды. Казанның «Тархан» борынгы музыка вокаль-инструменталь ансамбле «Халык музыкасы ансамбле» номинациясендә Беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте