Миләүшә Хәйруллина "Партитура" яшь композиторлар конкурсында җиңү яулады

2022 елның 26 марты, шимбә

«Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсының сигез номинациясендә җиңүчеләрне җомга көнне мәдәният хезмәткәрләре көнендә Мәскәү консерваториясенең Зур залында узган концертта игълан иттеләр.

Чара башланганда Россия Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы Сергей Новиков РФ Президенты Владимир Путинның сәламләү сүләрен җиткерде.

Дәүләт башлыгы «илнең төрле төбәкләрендә яшәүче яшь талантларга әлеге конкурс үзләрен күрсәтергә, югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен һәм осталыкларын сынарга мөмкинлек бирә» дип ассызыклады. 

«Опера музыкасы яки оперетта музыкасы» номинациясендә Татарстаннан Миләүшә Хәйруллина җиңү яулады. Аның әсәре Павел Коган җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт академия симфоник оркестры һәм Алексей Пузаков җитәкчелегендәге Мәскәү синодаль хоры башкаруында яңгырады.

Конкурс турында

«Партитура» яшь композиторларның Бөтенроссия конкурсы ел саен «Яңа классиклар» Халыкара композиторлар фонды ярдәмендә Мәскәү консерваториясе һәм Россия Композиторлар берлеге белән партнерлыкта Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.

Быел конкурска илнең 63 төбәгеннән 800 дән артык гариза бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International