Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә инвалидлар ирешкән күренекле казанышлар өчен «Филантроп» халыкара премиясенә заявкалар кабул ителә

2013 елның 14 июне, җомга
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә инвалидлар ирешкән күренекле казанышлар өчен «Филантроп» халыкара премиясенә заявкалар алу дәвам итә.

Премия Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә куелды һәм башкаланың иң күренекле мәдәни чаралары исемлегенә кертелде.

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу премия бөтен дөньяда бердәнбер. 2012 елның маенда ул җиденче мәртәбә бирелде.

Премия беренче тапкыр 12 ел элек тапшырылган иде. Дөньяның 31 иленнән  8 меңнән артык кеше әлеге конкурста катнашты. Лауреатлар һәм номинантлар арасында татарстанлылар да аз түгел, алар төрле елларда премиягә лаек булдылар.  

Премия ике елга бер тапкыр түбәндәге өч номинациядә тапшырыла:

- башкаручылык сәнгате;

- рәсем сәнгате;

- әдәби иҗат.

Заявкалар  2013 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен: www.filantrop.ru  яисә: 105005, г. Москва, Плетешковский пер., дом 5/3, стр. 4, тел.: (499)261-14-41, 261-45-33, e-mail: info@filantrop.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International