15 июньдә «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр музыка эксперимент театры беренче сезонын «Шампанское! Шампанское! Шампанское!» спектакле белән тәмамлый. Әлеге спектакль А.П.Чеховның бер актлы «Предложение» (“Тәкъдим”) һәм «Медведь» (“Аю”) пьесалары нигезендә куелган. 18.30 да башлана. Спектакльгә өлкән кешеләр, шәһәрнең Ветераннар советы әгъзалары чакырылган. Алар өчен спектакльгә керү бушлай.
89274362041 телефонына шалтыратып яисә ksenia-kri-sag@mail.ru электрон почтага язып аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте