Татарстанлыларны «Дуслык күпере 3.0» белем бирү Воркшоп» яшьләр форумында катнашырга чакыралар

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 29 апреленнән 2 маена кадәр Ульяновск өлкәсенең «СМАРТ» мәгариф лагере базасында «Белем бирү Воркшоп «Дуслык күпере 3.0» IV регионара яшьләр форумы узачак.
Форум программасы шәхси, лидерлык һәм идарә итү компетенцияләрен камилләштерү, эшлекле һәм мәгариф программалары үз эченә ала.
Форумда гомуми белем бирү, һөнәри белем бирү, югары белем бирү мәгариф учрежденияләре укучылары, педагоглар, иҗтимагый берләшмә координаторлары һәм лидерлары, мәдәниятара хезмәттәшлек, яшьләр белән эшләү оешмалары белгечләре, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру функцияләрен башкаручы белгечләр һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге затлар катнаша ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International