Чабаксарда «Бергә без - Россия» Бөтенроссия халык иҗаты фестивале ачылды

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе
12 июньдә Чабаксар шәһәрендә «Бергә без - Россия» Бөтенроссия халык иҗаты фестивале ачылды. Татарстаннан фестивальне ачуда гармунчылар - агалы-энеле Ахуновлар катнашты.

 12 июньдә Татарстан сәнгать әһелләре «Болгар традицияләренең күпгасырлык тамырлары»дигән музыкаль-хореография композициясе тәкъдим итте. Мөнәҗәтләр, бәетләр, татар халык биюләре, дөнья халыклары көйләре һәм музыкаль композицияләрдән төзелгән программада Чирмешән районының «Умырзая» фольклорансамбле,  Азнакай районының «Җанашым» җыр ансамбле, Менделеевск районының «Шаян» хореография ансамбле, Казан шәһәренең «Тархан»борынгы татар музыкасы ансамбле  чыгышы булды.

Программаның режиссеры һәм сәхнәгә куючысы - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Гәрәева.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International