2022 елның 13 мартында Татарстан Республикасы филармоник джаз-оркестры Мәскәү Халыкара музыка Йортында «Триумф джаза» XXII Халыкара фестивальдә чыгыш ясаячак.
Фестивальгә танылган саксофончы Игорь Бутман нигез салган. Быел ул 11 марттан 19 мартка кадәр 22 нче тапкыр уза һәм Россия джазының 100 еллыгына багышлана.
Мәскәүдә дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР филармоник джаз-оркестры «Триумф джаза» фестивалендә беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Бу вакыйгага Казан музыкантларын Россиянең халык артисты Игорь Бутман чакырды, аның белән коллективны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр һәм күпьеллык иҗади хезмәттәшлек бәйли.
Татарстан Республикасы филармоник джаз-оркестры - Россиянең әйдәп баручы профессионал джаз коллективларының берсе.