Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә оештырылган “Аулак өй - баттл” проекты мәктәп укучылары, студентлар һәм төрле районнарда яшәп иҗат итүче каләм тибрәтүчеләр арасында әдәби бил алыш форматында уза.
Укучы балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, милли йолалары, татар халык җырлары, уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын шагыйрәләр хакында мәгълумат бирү, иҗат куәсе булган балаларны барлау, иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән аларның иҗатына бәя, хәер – фатиха алуга ирешү, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту максатыннан Республикакүләм “Аулак өй - баттл” проекты “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”нда старт алды. Бер ел дәвамында бу чараны Республика районнары мәктәпләрендә үткәреп, без финалга иң көчле дип табылган дүрт команда тупладык.
“Иң көчле команда” номинациясендә җиңү яулаган Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе, Саба сәләтле балалар мәктәбе, Балык Бистәсе районының Биектау урта мәктәбе һәм Республикабызның төрле районнарыннан, башкалабызның мәктәп – гимназияләреннән финалист укучыларыбыздан тупланган “Җыелма команда” 18 февральдә көч сынашачак.
Финалга Арча, Балык Бистәсе, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан һәм башкалабызның 2, 17, 20, 33, 180 нче номерлы гимназияләреннән, 10, 80, 167 нче мәктәп укучылары чакырулы.
“Аулак өй баттл” финалында Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар конгрессыннан Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Финал 18 нче февральдә 13 сәгатькә 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе белем бирү бюджет оешмасында була.
Адресы: Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 212 В.